Бер малайның юбилее.

 

 

   2011 елның 20 февралендә Ходайдан насыйп булган 50 яшьлек юбилеемны туганнар һәм дуслар белән бергәләшеп уздырырга.

Сайтны караучылардан рөхсәт алып, берничә вакыт үземнең тыйнаклыгымны (скромность) яккарак куеп торыйм да, шул рәтләрне язып китим.

Безнең як татарлар шундый юбилейларны зурлап уздыралар. Шатлыклы мәҗлес бит. Юбилеемның узуы туганнарыма, дусларыма охшагандыр диеп уйлыйм. Аларга рәхмәтләр белдерәм, чөнки үзем язган шигырьләрне һәм минем исемнән җырланган җырларны игътибар белән тыңладылар. Киләчәктә кайсылары сахнәдә дә җырланса- мин бик шат булыр идем. Шушы биттә күрсәтелә тик берничәсе генә.

 

1.Үз хөрмәтемә багышлап язылган шигырь.

 

 

№1.

50 яшь миңа.

 

 

 

 

 

Менә миңа илле яшь тә тулды.

Узган еллар- минем байлыгым.

Рәхмәтләрем изге Ходаема,

Бүгенгесе- биргән саулыгын.

 

Йөзләремдә булган җыерчыклар

Бәхетле гомернең -ачык билгесе.

Ак чәчләрем  мине борчытмыйлар,

Алар да бит- тормышым көзгесе.

 

Рехмәтләрем әти-әниемә дә,

Азат булып, туыпмын дөньяга.

Кол газаплары миннән читтә тора,

Алда язсын -тик шатланырга.

 

Рәхмәтләрем тормыш юлдашыма да,

Бүләк итеп ул да бирелгән.

Балаларым, оныкларым туды,

Аерылмасыннар  бабай җиреннән.

 

Ходай мине туры юлдан итсен,

Ислам дине минем байрагым.

Ходаемны мин һич ташламам,

Ташламасын мине- газиз балларым.

 

Туган көн- бәйрәм буламы соң,

Яннарыңда дусларың булмаса?

Алар белән бергә җыелышып,

Күңелләрең яшькә тулмаса.

 

Бирсен Ходай барыбызга да,

Саулык, бәхет һәм дә  тынычлык.

Балаларыбызда  да булсын иде,

Бездәге кебек матур чын дуслык.

 

М.Максут.20.02.2011.

 

2. Мине тудырган газиз әнкәемә багышлап.

   Бер уйласаң-без бит иркендә яшәүчеләр, азатлыкта. Алла шөкер, без коллар түгел.Ул инде үзе бер зур бәхет. Ә калганнары -өстәмә итеп бирелгән, тик дөрес кулланырга гына кирәк.

 

№2.

Газиз  әниләргә багышлап .

 

 

 

 

 

Бармы тагын бу дөньяда

Әнкәйләрдэн олы җан.

Гомер буе безнең өчен,

Кояш булып балкыган?

 

Пр

Әни дибез,әнкәй дибез

Без шул якын кешегә.

Нинди көчлэр бар анарда,

Канатлар бирә безгә.

 

Сабый чактан балам диеп

Безне сөеп үстерә.

Йөрергә дә,сөйләргә дә,

Яшәргә дә  өйрәтә.

 

Пр:

Әни дибез,әнкей дибез

Без шул якын кешегә.

Изге догалар укыйлар,

Әнкәйләр бит безләргә.

 

 

Яшәр идем әнкәемнең
Җылы канат астында.
Аермасын безне Ходай,

Еракларда булсамда.

Пр:

Әни диеп, бәгрем диеп,
Мин анарга эндәшәм.
Иң кадерле кешем диеп,

Көннәремдә сөйләшәм.

 

 

Әнкәйләрне беркайчанда

Язмасын онытырга.

Исемнәрен, бар эшләрен

Йөрәкләрдә сакларга.

 

 пр:

Әни диеп, әнкәй диеп,

Кабат-кабат әйтегез.

Бу дөньяның  матурлыгын

Бергә чакта күрегез.

 

Әни диеп, әнкей диеп,

Кабат- кабат әйтегез.

Бу дөньяда әнкәйләрнең

Кадерләрен белегез.

 

М.Максут.20.02.2011.

 

 

 

 

 

 

3. Газиз әтиемә багышлап.

№3.

 

Газиз әтиләргә багышлап.

 

 

 

 

 

Бала чактан күңелемдә

Әткәй биргэн сабаклар.

Көчле куллар йомшак итеп,

Мине сыйпаган чаклар.

 

Пр:

Балам диеп, җаным диеп,

Әйтә иде тын гына.

Саулык, бәхет, озын гомер,

Тели иде ул  миңа.

 

Әткәй биргән киңәшләр дә,

Кайтып искә төшәләр.

Без яшәгән матур көннәр,

Күз алдыма килэләр.

 

Пр:

Балам диеп, җаным диеп,

Әйтә иде тын гына.

Авыр чакта ошанычлы

Адәм иде ул миңа.

 

Әткәй дә бит әнкәй кебек,

Безнең өчен бер генә.

Алар янда булгач кына

Дөнья тулы күренә.

 

 

Вакыт үтте, ул хәзер юк,

Яшьләр  килә  күзләргә.

Ник язмаган гомер буе

Шулай бергә яшэргә.

 

Пр:

 

Балам диеп, җаным диеп,

Әйтә иде син миңа.

Мин укыган сүрәләр дә

Житсен, әткей, рухына.

 

М.Максут.20.02.2011.

 

 

4. Тормыш юлдашыма багышлап. Ул да миңа бүләк итеп у бирелгән.

 

 

№4.

 

Сөйгәнемә барамын.

 

 

 

Бер тапкыры сине уйлап,

Ташты сөю хисләрем.

Син янымда булмагачтын

Өзгәләнде үзәгем.

 

Пр:

Чәчәк өздем, чәчәк җыйдым,

Тик аларның матурын.

Сөйгәнем сиңа барамын,

Тик синдә бит күңелем.

 

 

Көннәрен дә, төннәрен дә
Сине генә уйладым.
Рәсемең дә күз алнымда,

Карап сиңа туймадым.

 

Көтәсендер син дә мине
Күз алмыйча юллардан.
Кайчанга соң кайтыр диеп,

Сорыйсындыр Ходайдан.

 

Ошанамын, очрашырбыз,

Күкләрдә бит язылган.

Синең матур исемең дә

Йөрәгемә язылган.

 

Пр:

Чәчәк өздем, чәчәк җыйдым,

Тик аларның матурын.

Сөйгәнем сиңа барамын,

Ходай  күрсәтсен юлын.

М.Максут.20.02.2011.

 

 

 

 

 

Шулай ук укылды:

№5.

Яшьли әйтелмәгән хисләр.

 

Бергә үтте безнең яшьлегебез,

Тик күңелләр очрашып туймады.

Вакыт үткәч икәү риза булып,

Бергәләшеп матур туйладык.

 

Ләкин тиздән без вакытлыча,

Аерылдык икебез ике якка.

Шулай  безне сынады тормыш,

 Авыр булган иде  шул чакта.

 

Күңелемдә хәзер уйларым күп,

Кабат күрер идем мин  сине.

Тик аралар безнең тагын ерак,

Уйлыйсынмы икән син мине?

 

Нинди төстә барып икән

Килим иркәм синең яныңа?

Нәрсә булып инде керим,

Җылы булган ачык куеныңа?

 

Әйләндем мин Йомшак җилгә,

Сыйпар өчен озын чәчеңнән.

Син сизмәдең, ә мин уздым,

Сыйпап тулы кызыл битеңнән.

 

Бераз үтте, тагын ирегеп,

Кояш нуры булып барамын.

Син сизмисең, кичкә кадәр

Яннарыңда мин бит буламын.

 

Караңгы төшә, беләм ,йокламыйсың,

Тик тәрәзәдә синең күзләрең.

Ай нурлары булып кердем өйләреңә,

Ник шуларны тагын сизмәдең?

 

Ничек басыйм икән ярсуларны,

Хәзер барам сиңа Төш булып.

Йокыдан син  кинәт уянырсың -

Китәрмен мин тагын югалып.

 

Тик алдыңа барып баскач кына,

Онытылыр безнең сагышлар.

 Очрашырбыз  мәңге аерылмас итеп,

Тик аерса гына безне - язмышлар.

М.Максут. 1982ел.

 

 

 

 

 

  1. Мәҗлес тямамлангач, өйгә кайтып бер диска карадык. Аны 50 еллык дустым Хасянов Ильдар гаиләсе миңа бүләк итте. Ни күзләребез белән күрик, анда икән Сергачка  ПРОВИНЦИЯГА минем исемемә бүләк итеп тапшырылган җыр- видеоклипның копиясы. Мин уверен, шундый эчтәлекле котлау үмеремдә күргәнем юк иде беркаяда.

 

Шул ук вакыт, мин аңышам, ничек бу гаилә бер киңәштә булып, эшләп чыгарганнар шуны. Аннары, мине бик шатландыра, ничек ата-ана белән балалары Дҗәмилә арасындагы җылы бәйләнеш булу. Вот нәрсәгә мин бик зур, бик зур бәя бирәм.

 

Тырышырмын ради интереса, ул видеоклипны да куярга сайтка.

 

 

6.  Барча кунакларым котлаганнан соң, кунагым Фейсханов Динарның чыгышларын, десерт итеп, барыбыз өчендә тәкъдим иттем. 19 февраль көнне арыган булса да, килеп мәҗлесемә ямь кертте. Кунаклар соравы буенча ул 2 җыр башкарды- “Туган көнем-илле яшем”, “ Туган көнең белән балам”.

 

 

 

7.Рехметләрем баянист Наил Абдулкаюмовка.

 

 

 

8.Мин шигырләр сөюче. Дустым Фейзрахманов Рашит (соавтор сайта)гаиләсе белән тәбрикләде. Бу копия аның сайтыннан.

 

20.02.2011
С
Днем рождения!!!

 



Уважаемый Максут!
От всей души поздравляем Вас с Днем рождения!

Сегодня юбилей - вам пятьдесят,
Отмерена от жизни половина,
И можно постоять, взглянуть назад,
Чтоб к новым завтра двинутся вершинам.

На подступах к вершинам - кочки, рвы,
Но все преграды одолеть сумели,
И многого сейчас достигли Вы,
Уверенно по жизни шли вы к цели.

В семейной жизни вы нам образец,
Семьи поддержка вам необходима,
Вы верный муж, заботливый отец,
В семье Вас ждут и вы всегда любимы.

Мы поднимае
м этот скромный тост
З
а Вас, чтоб Вы всегда здоровы были,
Чтобы достигли Вы вершин и звезд,
Которые еще не покорили!

 

 

 

 

9. Авылда яшәүчеләрдән дә котлаулар килде. Бигрәк ошады Хамзина Йолдыз теләкләре. Резмет, Йолдыз.

 

♥Йолдыз Хамзина

 

 

 

Котлы булсын,абый,туган көнең,

Матур булып атсын таңнарың.

Рәхәт яшә игелеген күреп

Син үстергән һәр бер балаңның.

 

Саләмәт бул, кайгы хәсрет курмә,

Тыныч булсын һәрчак йөрегең.

Еллар үтә диеп борчылма син,

Ашсын тормышка һәрбер теләгең.

 

Сезгә илле яшь бит,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау-саләмәт булып озак яшәү,

Үзе шатлык,үзе бехет ул!

 

 

 

 

Истәлеккә сугылган фото.

 

 

 

 

21.02.11ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz